Күҗәкә каһарманы

2017 елның 4 мае, пәнҗешәмбе
Һәрбер бүләк артында сугышчыларның аерым батырлыгы, кабатланмас язмышы тора. Хәсән Замановның язмышы да үзенчәлекле. Ул 1943 елның июнь аеннан ватан өчен барган сугышларда катнаша. Воронеж фронты составындагы 38нче армигә караган 16нчы укчылар дивизиясенең 465нче укчы полкы укчысы рядовой Заманов 1943 елның 25 сентябрендә үзенең подразделениесе белән Киев шәһәреннән төньяктарак Днепрны кичеп, уң як ярга чыга һәм бер ай дәвамында яр буендагы плацдармны тотып калу һәм ныгыту өчен барган каты сугышта катнаша. Пуща-Водица төбәге өчен барган бәрелештә авыр яралана.Хәсәнгә 1944 елның 10 гыйнварында Днепрны кичкәндәге һәм Киевны азат итүдәге күрсәткән батырлыклары өчен Советлар Союзы Герое грамотасы бирелә. Грамотага аның фамилиясе хата белән язылган була. Шушы бер хәрефне төзәтү дистә елларга сузыла.
Герой Хәсән Заманов 1951 елда Урал тау итәгендә Баяновка поселогында вафат була. Ул вакытта аны беркем дә герой дип уйламый, чөнки аның данлы исеме сугыш беткәннән соң, дистә ел үткәч кенә хуҗасын эзләп таба. Ни үкенеч, герой  үзенә бирелгән бүләк турында белми үлеп китә.
Татарстанның халык шагыйре Сибгат Хәким Хәсәнгә багышлап шигырь иҗат итә:
Син - Герой, белмәдең ул хакта,
Кайтсаң да сугыштан сау калып.
Ватан гел юксынып эндәшә:
Заманов, Заманов, Заманов...
Күпме еллар узса да, халык хәтерендә Бөек Ватан сугышы иң авыр, иң дәһшәтле сугыш буларак сакланыр, һәм халкыбызның кылган батырлыклары һәрвакыт хөрмәт һзм соклану белән искә алыныр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International