ДӘҮЛӘТОВ Баян Яркәй улы 1924 елның 8 мартында хәзерге Татарстан Республикасы Актаныш районының Татар Әҗбие авылында туган. Милләте - татар. Мәктәпнең 7 сыйныфын бетергәннән соң Туган авылында колхозда эшли. 1942 елдан Совет Армиясендә. Хәрби училище тәмамлаган.
1943 нең маеннан Бөек Ватан сугышы фронтларында, 1281 нче укчылар полкының взвод командиры (65 нче армиянең 60 нчы укчылар дивизиясе). Үзәк фронт гаскәрләре составында Сталинград (1942-43) һәм Курск (1943) сугышларында, Чернигов-Припять (1943) һөҗүм операциясендә катнаша. 1943 нең 17 октябрендә Днепр елгасын кичкәндә батырлык күрсәтә: взводы белән Бывальки авылы өчен аяусыз сугыш алып бара; дошманның пулемётларын юкка чыгарып, батальонның һөҗүменә ярдәм итә. 1943 елның 21 октябрендәге сугышта һәлак булган. Советлар Союзы Герое исеме 1943 елның 30 октябрендә бирелгән. Ленин ордены һәм медаль белән бүләкләнә.
Бывальки авылында җирләнгән.
Дәүләтов исеме Бывальки авылында сугышта һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәлнең мемориаль плитәсендә чокып язылган, Актаныш районының Татар Суыксу авылы мәктәбе һәм бер урам аның исемен йөртә.