Юбилеең белән, хөрмәтле ветеран!

2017 елның 4 мае, пәнҗешәмбе

Утны-суны кичкән, илебезгә Җиңү алып кайткан, аны якынайтуда тылда армый-талмый хезмәт куйган өлкәннәребез – районыбызның иң хөрмәтле, кадерле кешеләре. Алар белән горурланабыз һәм бу буыннан үрнәк алып яшибез. Районыбыз җитәкчелеге 90, 95, 100 яшен тутырган ветераннарыбызны юбилейлары белән үзләре янына – өйләренә барып котлый.

Бүген, 4 май көнне Иске Богады авылында гомер кичерүче тыл ветераны Закирова Миннехөршидә апа Җәмәлетдин кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп уза. Район Советы Аппараты җитәкчесе райондашыбыз янына барып, аны истәлекле датасы уңаеннан котлап, РФ Президенты котлавын, район Башлыгы исеменнән бүләк-күчтәнәчләрен тапшырды, изге теләкләрен ирештерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International