Актанышта сыер торакларына капиталь ремонт ясалачак

2017 елның 4 мае, пәнҗешәмбе

2017 елда Татарстанда 100 һәм 200 башка исәпләнгән эре мөгезле терлекләр абзарларына капиталь ремонт ясау программасын гамәлгә ашыру дәвам итәчәк. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре тарафыннан 335 сыер абзарына капиталь ремонт ясау планлаштырыла. Бу программада катнашучыларга чыгымнарның 30%ын республика бюджетыннан кайтару өчен 470,6 млн. сум акча каралган.

Әлеге программа 2014 елдан башлап гамәлгә ашырыла. Өч ел эчендә 830 сыер абзары ремонтланды, алар өчен 4,5 млрд. сум акча тотылды (1,2 млрд. сумы Татарстан Республикасы бюджетыннан бирелде).

Агымдагы елда Актаныш районында 100 башка исәпләнгән  эре мөгезле терлекләр абзарларына капиталь ремонт түбәндәге авылларда узачак - Аеш, Яңа Җияш, Иске Сәфәр, Татар Суксуы, Иске Айман, Актаныш, Яңа Әлем, Шәрип, Югары Яхшый, ә 200 башка исәпләнгән торакларга Чөгәнә, Тыңламас, Иске Кормаш, Яңа Байсар, Теләкәй, Чалманарат торак пунктларында узачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International