Ватан - анага кайгы килгәндә авылым халкы бер кешедәй аны саклаучылар сафында кан койган. Тыңламас авылыннан Бөек Ватан сугышына 132 кеше китә, шуның 76 сы һәлак була. Гаяз Хәсәнов 1939 елда хәрби хезмәткә чакырыла. 1940 елда ак финнарга каршы сугышта катнаша. Кавказдагы дивизиягә җибәрелә, Бөек Ватан сугышын шунда каршылый. Кече сержант Г. Хәсәновны бүлек командиры итеп билгелиләр. Махсус бурыч үтәүче гаскәриләр белән Иранга бара, Тәхранда хәрби парадта катнаша. Феодосия шәһәреннән 1941 елның 12 декабрендә немецларны кууда катнаша. Чолганышта калалар, дошман оборонасын өзеп, үзебезнекеләр белән кушылалар. Шул вакыттагы батырлыгы өчен III дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә. Ләкин бу бүләк аңа 1958 елда гына тапшырыла. 1942 елның маенда каты яраланып әсирлеккә төшеп, Румыния аша Францияга эләгә. Анда качып, партизаннар янына чыга, Франция хөкүмәте президенты Шарль де Голь бүләген аңа үзе тапшыра. Җиңүдән соң аңа кат - кат тикшерүләр узарга, 1947 елда Мәскәү төзелешендә эшләргә туры килә.
Кайткач, хуҗалыкта төрле эштә йөри. Хатыны Саимә белән 7 бала үстерәләр.