Бүген мәктәбебез зур кунаклар кабул итте Бөек Ватан сугышы ветераны Шакиров Вәзыйх бабай һәм тыл ветераны Баянова Өммеһани әби безгә сугыш сүзенең нинди авыр, шомлы сүз икәнен аңлаттылар. Без исә матур җырлар җырладык, китап бүләк иттек. Ветераннарыбызга сәламәтлек телибез! Тагын шундый очрашулар насыйп булсын иде.