Актаныш ничек Бөек Җиңүнең 71нче язын каршы алды?

2017 елның 3 мае, чәршәмбе

Былтыргы бәйрәм парады үзенчәлекле үтте,  Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан илкүләм старт алган «Үлемсез полк» акциясенә Актаныш районының оешма-предприятияләре, мәктәп  укучылары  да теләп кушылды. Алар үзләренең сугышта катнашкан әби-бабайлары, туганнары хакында материаллар туплап, аларның портретларын күтәреп мәйданга чыкты. 

Бәйрәм чарасында районыбыз кунагы - Рәсәй Казначылыгының ТР буенча җитәкчесе Рөстәм Нуриәхмәтов катнашты. Ул актанышлыларга ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның бәйрәм уңаеннан котлавын укып узды.

Сугыш, тыл ветераннарын, сугыш чоры балаларын, актанышлыларны һәм кайткан кунакларны бәйрәм белән район башлыгы Фаил Камаев котлады, үзенең ихлас теләкләрен җиткерде.

Җиңү паркы каршындагы мәйданда күк астында музейлар оештырылган иде. Халык аны бик теләп күзәтте.

Бәйрәмнең төп кульминациясе парад булды. Колонналарга тезелеп Кадет интернат мәктәбе, гимназия, техникум, 1нче, 2 нче мәктәп укучылары, МЧС, полиция хезмәткәрләре узды.

Район мәдәният хезмәткәрләре, мәктәп, кадет укучылары көче белән әзерләнгән театральләштерелгән күренеш сугыш мизгелләрен, Җиңү көнен чагылдырды. Соңыннан тантанада катнашучылар илебез азатлыгы өчен көрәшкән райондашларыбыз истәлегенә Җиңү паркында һәйкәлләргә веноклар, чәчәкләр салдылар.

Фоторепортажфоторепортажвидеорепортаж

 

«Үлемсез полк» акциясе быел да дәвам итәчәк. 9 майда,  Бөек Җиңүнең 72 еллыгын билгеләп үткән көнне, Актаныш та «Үлемсез полк» акциясенә кушылачак. Биредә районыбызда яшәгән яки кунакка кайткан һәркем дә катнаша алачак. Катнашырга теләк белдерүчеләр район хакимияте каршына 8,30 сәгатьтә җыела ала. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International