2 май көнне Актаныш районы оешмалары һәм предприятиеләренең Бөек Җиңүнең 72 еллыгын уздыруга әзерлек буенча киңәшмә үткәрелде. Анда район Башлыгы Фаил Камаев та катнашты.
Быел Җиңү көнен лаеклы итеп уздырырга, төп игътибарны торак пунктларны җыештырырга һәм бизәүгә, бәйрәм колонналары оештыруга, "Үлемсез полк" акциясен шулай ук ветераннар катнашында башка акцияләрне дә уздыруга, тиешле дәрәҗәдә концерт күрсәтергә, дигән карар кабул ителде. Җиңү Паркы каршындагы мәйданда кыр кухнясы, "Солдат хатлары" күргәзмәсе эшләп торачак, сугыш темасына сюжетлар күрсәтеләчәк.