Республикада техник яктан иң яхшы тәэмин ителгән районнар мәгълүм булды.
ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының инжинер-техник тәэмин ителеш бүлеге җитәкчесе Ришат Булатов хәбәр иткәнчә, иң югары күрсәткеч Саба районына күзәтелә. Биредә 100 гектар чәчү мәйданына туры килгән техника куәте (ат көчендә) 234не тәшкил итә. Тукай районында бу күрсәткеч - 215,7; Түбән Камада - 204,9; Кукмарада - 201,5; Балтачта - 201; Арчада - 182,9; Буада - 180,9; Әтнәдә - 177,4; Биектауда - 176,8; Спаста - 174,4; Актанышта - 173,7.
Техникасы аз булган районнар исемлеген Чирмешән җитәкли. Биредә 100 гектар мәйданны эшкәртү өчен 69,1 ат көче кулланыла.
Сарманда бу күрсәткеч - 115,9; Апаста - 125,8; Әлмәттә 127,1:Тәтештә - 128,2; Минзәләдә - 119,1; Лениногорскта - 130,1; Баулыда - 131,1; Югары Осланда - 139,2; Кама Тамагында - 99; Ютазыда - 149,6.
Республика буенча исә 100 гектар чәчү мәйданын эшкәртү өчен 154,6 ат көче кулланыла. Чит илләрдә бу сан 300дән артып китә.