Бүген Актаныш муниципаль район башлыгы Фаил Мисбах улы Камаевның туган көне

2017 елның 3 мае, чәршәмбе

Актаныш  муниципаль районы башлыгы  Фаил Камаев  3 майда  үзенең гомер бәйрәмен билгеләп үтә. 

 

Хөрмәтле Фаил Мисбах улы! Әлеге якты гомер бәйрәмегездә без сезгә ихлас котлауларыбыз¬ны юллыйбыз. Тормыш киңлекләрен иңләгәндә хыял канатларын талдырмый, куйган максатларына ирешеп яшәүче ирләрдә ил таяныр көч була. Бу чыннан да шулай. Районыбыз халкы сезгә таяна, зур өметләр баглый, авылларыбызның елдан-ел төзекләнә баруына шатлана. Нинди генә эшкә алынсагыз да, аны зур төгәллек белән башкарып чыгасыз. Район файдасына эшчәнлегегездә уңышлар, саулык-сәламәтлек, иминлек һәм гаилә бәхете телибез.

 

 

Безнең белешмә: 

 

Туган вакыты, урыны: 1969 елның 3 маенда ТАССР, Мөслим районы, Сәләүз-Мухан авылында туган.

Белеме - югары, 1992 елда Алабуга дәүләт педагогика институтын тәмамлаган. 

 

Дәүләт бүләкләре:

“Казанның меңьеллыгы истәлеге” медале, 2005 ел.

 

Хезмәт юлы:

14.08.1992 – 01.09.1992 Мөслим районы, Сәләүз-Мухан мәктәбендә тарих укытучысы

 

01.09.1992 – 25.08.1993 Мөслим районы, Сәләүз-Мухан мәктәбендә тәрбия эшләре буенча директор урынбасары

 

25.08.1993 – 06.08.2001 Мөслим районы, Сәләүз-Мухан мәктәбендә директор

 

07.08.2001 – 19.01.2002 Мөслим районы Митрәй авылы җирле үзидарә башлыгы

 

21.01.2002 – 02.09.2002 Актаныш районы хакимият башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары

 

03.09.2002 – 17.01.2005 Актаныш районы мәгариф территориаль бүлеге башлыгы

 

17.01.2005 – 31.12.2005 Актаныш районы хакимият башлыгы урынбасары

 

01.01.2006—14.08.2009 Актаныш муниципаль районы башлыгы урынбасары, Актаныш муниципаль район Советы рәисе урынбасары

 

15.08.2009 - 12.09.2013 Актаныш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе

 

12.09.2013 - Актаныш муниципаль район башлыгы.

 

Гаилә хәле - өйләнгән, тормыш иптәше белән өч бала үстерәләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International