Актаныш Туган як музеенда күргәзмә ачылды

2017 елның 24 апреле, дүшәмбе

Актаныш Туган як музеенда Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан журналистларының Х.Ямашев исемендәге бүләге иясе Индус Сирматовның 80 яшьлек юбилее уңаеннан күргәзмә ачылды.

Язучы-прозаик Индус Фатих улы Сирматов 1937 елның 11 мартында Татарстанның Актаныш районы Чиялек авылында укытучы гаиләсендә туа. Индус белемнең, китапның кадерен белгән зыялы гаиләдә кечкенәдән үк татар язучыларының әсәрләре белән таныша.
Әүвәл туган авылында, аннары берникадәр вакыт күрше Чуракай авылы мәктәбендә укып, 1954 елда Байсар урта мәктәбен тәмамлагач, ул Алабуга педагогия институтының тел-әдәбият факультетына укырга керә. 1963 елда Казан телевидениесенә эшкә килә, һәм шуннан соң И.Сирматовның бөтен хезмәт юлы телевидение студиясе белән тыгыз бәйле. Биредә ул озак еллар әдәби-драматик тапшырулар редакциясенең өлкән мөхәррире булып эшли, соңга таба аңа телестудиянең нәфис тапшырулар буенча баш мөхәррир вазифасын йөклиләр.
Индус Сирматовның киләчәктәге әдәби иҗат йөзен шигърият түгел, ә проза жанры һәм телевизион драматургия билгели. Язучылар берлегенә дә ул шушы жанрларда эшләүче автор буларак кабул ителә. И. Сирматов — дистәләгән хикәя һәм берничә повесть авторы. И.Сирматовны татар әдәбиятында телевизион драматургия жанрын башлап җибәрүчеләрнең берсе дияргә мөмкин. Ул — 1993 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International