22 апрель көнне үзәк китапханәнең уку залында Рәсәй күләмендә игълан ителгән “Библиотөн-2017 “ акциясенә уздырылды. Быел ул экология елына карата “Табигатьне саклау – тормышны саклау ул!” темасында булды.Чарада китап укучыларга һәм кунакларга Гомәр Бәшировның “Туган ягым – яшел бишек” повесты тәкъдим ителде. Язучының тормышы һәм иҗатына багышланган электрон презентация күрсәтелде. Повесттан өзекләр укылды. Әсәр буенча җанлы фикер алышулар барды. Шулай ук “Экология һәм халык”, “Сакланулы табигать” темасында китап күргәзмәләре эшләде.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)