"Игелек атналыгы"

2017 елның 21 апреле, җомга

         Бүген, 21 апрель көнне, Пучы авыл китапханәсендә, "Игелек атналыгы" акциясе кысаларында экскурсия үткәрелде.

         "Игелек атналыгы" акциясе - һәр ел саен бөтен Россия күләмендә үткәрелә торган ирекле хәйрия акциясе. Беренче тапкыр "Игелек атналыгы" акциясе 1992 нче елда ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә ярдәм итү акциясе буларак Мәскәүдә үткәрелә. 1997 нче елда ул бөтен Россия күләмендә үткәрелүче ирекле акция дәрәҗәсенә күтәрелә. "Игелек атналыгы" апрель аеның өченче яисә дүртенче атнасында үткәрелүче чара.

         Китапханәгә Пучы ветераннар һәм өлкәннәр интернат-йортында тәрбияләнүче өлкәннәребез килделәр. Кунакларыбыз китапханә тормышы, китапханә кагыйдәләре, күргәзмәлекләр, "Теремкәй" балалар почмагы, китапханәгә яздырылучы периодик басмалар белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International