"Саф" хуҗалыгында культураларны тукландыру бара

2017 елның 19 апреле, чәршәмбе

Бүгенге көндә "Саф" хуҗалыгында барлыгы 470 тонна чәчү орлыклары агу-препаратлар белән эшкәртелгән - 300 т арпа, 60 т солы, 110 т борчак. Агулауда хуҗалыктан өч кеше эшли. 300 т бодай препаратлар белән шушы көннәрдә эшкәртеләчәк.  

Хуҗалыкта ашлама белән 83 га көзге бодай культуралары, 102 га күпъеллык үлләннәр тукландырылды. Техника язгы чәчү эшләренә тулысынча әзер, яңа чәчү агрегатлары кайтартканнар. Шулар ярдәмендә "Саф" хуҗалыгы белгечләре язгы чәчүне 9 көндә башкарып чыгарга планнаштыралар.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International