“Ишетәсеңме, Җир елый?”

2017 елның 19 апреле, чәршәмбе

“Ишетәсеңме, Җир елый?”

Мин – Җир ана!

Бар Җиһанның анасы.

Сезгә дәшәм

Тыңлагыз табигать патшасын!

18 апрель көнне, Актаныш үзәк балалар китапханәсендә,  “Әтәчкәй” балалар бакчасының мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары өчен планетабыз  - Җиргә багышланган “Ишетәсезме, Җир елый?” дигән исемдә экологик сәгать уздырылды.  Балаларга  “Ишетәсезме, Җир елый?” дигән исемдәге электрон презентация күрсәтелде. Мероприятие барышында балалар  экологик проблемалар,  Җиребезне пычранудан саклау, аны киләчәк буыннар өчен матур, чиста итеп саклауның мөһимлеге белән таныштылар.  Балалар шулай ук табигый һәм кеше эшчәнлеге тарафыннан килеп чыккан катастрофалар турында белделәр.  Кешенең саксызлыгы аркасында килеп чыккан катастрофалар, мәсәлән,  Галисия ярларында “Престиж” танкеры белән килеп чыккан авария, Бөекбританиядә химия заводында, Украинада Чернобыль АЭС дә килеп чыккан аварияләр турында  видео хроникалар күрсәтелде.  Ә табигый катастрофалар турында сөйләгәндә, балалар үзләре мисаллар китерергә  тырыштылар. Мероприятие азагында балалар бергәләп табышмакларга җаваплар эзләделәр.  Йомгаклау өлешендә балаларга Җир планетасы турындагы китапларга күзәтү уздырылды.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International