Актанышта язгы кыр эшләренә старт бирелде

2017 елның 18 апреле, сишәмбе

18 апрель көнне районыбызның “Саф” хуҗалыгының күпъеллык үлән басуы янында оештырылган киңәшмәдә муниципаль район башлыгы Фаил Камаев, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов һәм белгечләре, хуҗалык җитәкчеләре катнашып, язгы кыр эшләренә старт бирелде. Актаныш районында "Алга" һәм "Саф" хуҗалыклары беренчеләрдән булып күпьеллыкларны тукландыруга керештеләр.

Быел игенчелектә аеруча үзенчәлекле игътибар, һәрьяклап уйланылган төстә эш йөртү сорала. Беренче нәүбәттә ашламалар  белән акыллы  итеп эшләү, шулай ук орлыкларның  югары сортлылырын гына куллану , чәчү технологиясен төгәл үтәү.

Телибезме-юкмы без табигать шартларына буйсынырга мәҗбүр. Шулай ук,  мөмкин кадәр  иртә чәчеп калу отышлы.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International