Татарстанда 2017 елның 18 апреленә тулаем савым күләме 3536,5 тонна булды, бу узган елның шушы вакытына караганда 206,1 тоннага күбрәк (106,2%). Республика авыл хуҗалыгы оешмалары тарафыннан узган көннәрдә 4022,5 тонна сөт сатылды. Бер сыердан уртча көнлек савым 15,1 кг тәшкил итте.
Актаныш районы авыл хуҗалыгы оешмаларында 18 апрельдә 163 тонна сөт савылган. Әлеге саннар 2016 елның шушы вакыт күрсәткечләре белән чагыштырганда 110 % ка күбрәк, ә 2017 елның апрель ае башы белән чагыштырганда 2,5 т артыграк.