Өстәл теннисы буенча Казанда 12-16 апрель көннәрендә узган Татарстан чемпионатында Актаныш спорт мәктәбендә канат үстергән, хәзер республика башкаласында Олимпия резервы училищесында белем алучы Марат Солтанов Казан шәһәре командасы составында уйнап, ир-егетләр арасында III урынны алды. Команданың җиңүче исемен яулавында аның да өлеше зур. Маратның беренче остазы – Актаныш спорт мәктәбеннән Булат Солтанов. Тренерның тагын бер укучысы – Илназ Сәрвәров 16 апрель көнне Башкортстан кубогының чираттагы турнирында югары лигада чыгыш ясап, II урынга ия булды.