Район фермерлар берләшмәсенә рәис сайланды

2017 елның 17 апреле, дүшәмбе

13 апрель көнне «Яшьлек» мәдәни үзәгендә районыбызның крестьян-фермерлык хуҗалыклары җитәкчеләре белән киңәшмә узды. Биредә район башлыгы Фаил Камаев, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов, ТР фермерлар Берләшмәсе рәисе Камияр Байтемиров катнаштылар. 

Киңәшмә эшендә катнашучылар Актаныш районы фермерлар берләшмәсенә рәис  һәм җиде кешедән торган Берләшмә Советы сайлады.  Актаныш районы фермерлар берләшмәсе рәисе итеп бер тавыштан Усы авылыннан КФХ башлыгы Фәнис Нурлыев сайланды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International