14 апрель көнне “Яшьлек” мәдәни үзәгендә Актаныш районы терлекчеләренең 2017 елның беренче квартал йомгаклары буенча 24 форма киңәшмәсе булып узды.
Киңәшмәдә Актаныш муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев, авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов, идарә белгечләре, хуҗалыкларның баш белгечләре катнашты.
Биредә агымдагы елның 3 ае эш нәтиҗәләренә тәфсилле анализ ясалды, барлык хуҗалык җитәкчеләре, баш белгечләр үз хезмәтләренә бәя алды.
Киңәшмә ахырында үз эшләренең алдынгысы булган хуҗалык хезмәткәрләре бүләкләнде. Ай эчендә хужалыклар арасында барган ярышта I урын “Әнәк” агрофирмасына бирелде, II урында - “Башак” хужалыгы.