"Кылган эшем, көчем - халкым өчен! " кичәсе

2017 елның 13 апреле, пәнҗешәмбе

    13 апрель көнне  үзәк китапханә хезмәткәрләре, районда игълан ителгән "Кече Ватан елы" уңаеннан мәдәният йортының тантаналар залында Фарсель Зыятдиновка 80 яшь тулу уңаеннан “Кылган эшем, көчем - халкым өчен!”  кичәсен уздырды. Чарада үз тормышын, хезмәтен халкына  багышлаган, язучы, шагыйрь, галим, бакчачы, Россия фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы, профессор, академик, икътисад фәннәре докторы, республикабызның асыл заты, якташыбыз Фарсель Сәхап улы Зыятдиновның тормышы һәм иҗатына багышланган электрон презентация күрсәтелде. Кичәнең “Шигъри тәлгәшләр” өлешендә 2 Актаныш урта мәктәбенең 8 а класс укучылары яраткан шигырьләрен,  “Агыйдел дулкыннары” әдәби иҗат беләшмәсе әгьзалары Л.Шщйгарданова, Р.Салахиев, А.Авзалова, Ф.Дәүләтбаев Фарсель Зыятдиновка багышлап язган шигырьләрен укыдылар. Тәэминә Шадрина  Ф.Зыятдиновның “Авылдашның авыр юл башы” повестыннан өзек укыды. Чарага бер төркем язучылар, шагыйрьләр , якташларыбыз кайткан иде, алар котлау сүзләрен ирештерделәр.

    Актанышыбызның гөлләр, чәчәкләр алиһәсе Вәсилә Әхмәева  Фарсель Зыятдиновка  чәчәк гөлләмәсе тапшырды, аңа карата  булган тирән ихтирам сүзләрен җиткерде.

Тантанада Фарсель Зыятдинов үткән хәтирәләрен яңартты, матур шигырьләрен сөйләде. Очрашуны  оештыручыларга рәхмәт сүзләрен  җиткерде.

    Чарада  “Язучы- шагыйрь, галим – бакчачы” дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләде, видеотаныштыру күрсәтелде.

  Бәйрәмгә А.Арсланова, А.Һадиева, Л.Хөсәенова, Р.Мусинның матур  җырлары  ямь өстәде.

                  Кичә ахырында  район башкарма комитеты  җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Миркасыйм кызы Әнвәрова, китапханә директоры Ландыш Җәүдәт кызы  Шамсунова юбилярны бәйрәм белән котлады, истәлек  бүләкләре тапшырды.

    

    

  

    

    

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International