Юбилеең белән, хөрмәтле ветеран!

2017 елның 12 апреле, чәршәмбе

Утны-суны кичкән, илебезгә Җиңү алып кайткан, аны якынайтуда тылда армый-талмый хезмәт куйган өлкәннәребез – районыбызның иң хөрмәтле, кадерле кешеләре. Алар белән горурланабыз һәм бу буыннан үрнәк алып яшибез. Районыбыз җитәкчелеге 90, 95, 100 яшен тутырган ветераннарыбызны юбилейлары белән үзләре янына – өйләренә барып котлый.

Бүген, 12 апрель көнне Куян авылында гомер кичерүче тыл ветераны Әхмадуллина Җәннәт апа Нәҗметдин кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп уза. Район Советы Аппараты җитәкчесе райондашыбыз янына барып, аны истәлекле датасы уңаеннан котлап, РФ Президенты котлавын, район Башлыгы исеменнән бүләк-күчтәнәчләрен тапшырды, изге теләкләрен ирештерде. Шулай ук якты теләкләргә Уразай авыл җирлеге башлыгы Айрат Хаҗиев та кушылды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International