Актаныш йолдызчыклары "Созвезедие-Йолдызлык"ка старт бирде!

2017 елның 11 апреле, сишәмбе

9 апрель көнне Менжинский исемендәге мәдәният йортында  “Созвездие-Йолдызлык-2017” Ачык республика телевизион яшьләр фетивале Суперфиналы башланды. Суперфиналны ачу тантанасы 10 апрельдә “Уникс” концертлар залында узды. 

Фестиваль Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов патронажы һәм ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясе эгидасы астында уза. 

“Созвездие-Йолдызлык”ның оештыру комитеты карары белән яшь талантларның чыгышларын карау графиктан алданрак башланды. Бу адым фестивальдә катнашучыларның саны ел саен арта баруга бәйле. Программа буенча жюрига көн саен 300гә якын чыгыш карарга туры килә. 

Суперфиналның беренче көнен “Вокал-соло” номинациясендәге олы яшь төркеме катнашучылары башлады. Гадәттә, иң күп чыгыш саны нәкъ бу номинациядә була. Катнашучыларның бу төркеменә игътибар зурдан, чөнки ГИТИСка яңа Татарстан студентларын алар арасыннан сайлап алалар. 

Бәйгегә Актаныш районы йолдызчыклары старт бирде. Егетләр ныклы баритон белән сөендерсә, кызлар, шул исәптән, татар халык җыры “Кыр казы”н башкарган Нәзирә Хөсәинова да, көчле сопрано белән шаккаттырды. 



Финал бәйгеләренең беренче көне дипломантларны бүләкләү һәм икенче турга узган катнашучылар исемлеген игълан итү белән тәмамланды. Ә кичә “Уникс” концертлар залында “Созвездие-Йолдызлык” фестиваленең Суперфиналы ачылу тантанасы булды. Үз сәләтен якын-тирә районнардан килгән катнашучылар күрсәтте. Бәйге көне гадәттәгечә “Хореография” номинациясе белән башлана, шулай ук үз чыгышларын “Конферанс”, “Вокал-соло” һәм “Вокаль ансамбльләр” номинациясендәге катнашучылар тәкъдим итә. Көннең икенче яртысында жюри әгъзалары “Хореография” номинациясе буенча мастер-класс уздырды. Ә Фестивальнең партнерлары – «Ривьера» аквапаркы һәм «FUN-24» күңел ачу комплексы яшь талантларга бай күңел ачу программасын әзерли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International