Үткәннән - киләчәккә

2017 елның 10 апреле, дүшәмбе

Киров авылы китапханәсе районда "Кече Ватан"елы икәнен искә алып, авылыбызның үткәне белән бәйле булган шәҗәрә эшләде. Әлеге шәҗәрә авылдашыбыз, драматург, Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов нәселенә багышланган иде. Аның тамыры авылыбызга беренчеләрдән булып килеп утырган Салих бабайга барып тоташа. Бу шәҗәрә һәм авылыбыз оста кулларының кул эшләреннән төзелгән күргәзмә районда үткән үзешчән сәнгать коллективлары смотрының йомгаклау коцертына төште. Бүгенге көндә шәҗәрә камилләштереп, зур форматта эшләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International