Актанышта М.Шәймиев кубогына көрәш ярышлары узачак

2017 елның 10 апреле, дүшәмбе

Актаныш районында 13-15 апрель көннәрендә Татарстан Республикасының Беренче Президенты Минтимер Шәймиев Кубогына 2001-2003 елгы егетләр арасында көрәш ярышлары узачак. Спорт чарасының тантаналы ачылуы 14 апрель көнне 11 сәгатьтә "Актаныш" универсаль спорт комплексында узачак. Ярышларда республикабыз шәһәр һәм районнарыннан җыелма командалар көч сынашачак. 

Команла составында 13 кеше - 10 катнашучы, 1 вәкил, 1 остаз, 1 хөкемдар. 

Ярышлар түбәндәге үлчәү берәмлекләрендә узачак: 36 кг га кадәр, 40, 43, 46, 50, 55, 60, 65, 70 кг һәм 70 кг нан югары.

Призлы урыннар яулаган катнашучылар диплом һәм медаль белән, ә командалар - кубок һәм дипломнар белән бүләкләнәчәкләр. 

Сораулар буенча Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Телефоннар:  (8-85552) 3-17-77.,  3-28-86, 3-12-52

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International