Актанышта егетләр арасында хоккей турниры ачылу тантанасы узды

2017 елның 7 апреле, җомга

Бүген, 7 апрель көнне  Актанышта 2007 елгы егетләр арасында алкалы хоккей турнирын ачу тантанасы узды. Турнир “Лачын” боз сараенда 3 көн дәвамында барачак, биредә Актаныштан, Нефтекамск шәһәреннән, Баулыдан, Чирмешән һәм Җәлилдән 6 команда көч сынашачак.

Чарада катнашучыларны  район Советы Аппараты җитәкчесе Айдар Хәев сәламләде. Район җитәкчелеге исеменнән котлады, уңышлар теләде.

Шушы тантаналы  хәлдә, Айдар Хәев районыбызда 40 елга якын тренер булып эшләгән Анатолий Долговка “ТР атказанган физик тәрбия бирүче хезмәткәр” дигән мактаулы исеамне тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International