Актаныш бассейнында укучылар йөзәргә өйрәнәләр

2017 елның 6 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген, 6 апрель көнне “Дулкын” бассейнында Актанышның 2 санлы урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары физик тәрбия  укытучысы Руслан Булатов җитәкчелегендә ачык дәрес күрсәттеләр.

Чарада район башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Илшат Вахитов, мәктәп директорлары һәм физик тәрбия укытучылары катнаштылар.

Сулыкларда балаларның үлем санын киметү максатыннан, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бассейннарда йөзү дәресләре кертергә дигән боерыкка кул куйган иде. Шуны күздә тотып, “Дулкын”да башлангыч сыйныф  укучылары өчен  гыйнвар аеннан алып дәресләр уздырыла башлады. Биредә Актанышның 1нче, 2 нче санлы мәктәп укучылары һәм “Тылсым” башлангыч мәктәбе укучылары дәрес ала. Киләчәктә районыбызның авыл мәктәпләреннән дә укучыларны йөртеп өйрәтү планнаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International