Актаныш районы гаилә терлекчелек фермалары конкурста катнаша ала

2017 елның 6 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «2017 – 2020 елларга крестьян (фермер) хуҗалыклары базасы нигезендә гаилә терлекчелек фермаларын үстерү» ведомство программасында катнашучы крестьян (фермер) хуҗалыкларын сайлап алуга конкурс игълан итә.

Гаризалар һәм документлар Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре тарафыннан түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 420014, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Федосеев ур., 36 йорт, 3 нче кат,309 нчы кабинет. Кабул итү эш көннәрендә 9.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр башкарыла.

Документлар һәм гаризалар 2017 елның 6 апреленнән 5 маена кадәр кабул ителә.

Грант бирү тәртибе һәм кирәкле документлар турында мәгълүмат монда урнаштырылган:

http://agro.tatarstan.ru/rus/podderzhka-semeynih-zhivotnovodcheskih-ferm-s.htm.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International