Уфа шәһәрендә 2 яшьтән алып 17 яшькә чаклы булган балалар арасында Коръәнне яттан уку бәйгесе узды. Әлеге чара 1 апрель көнне "Ихлас" мәчетендә оештырылды. Бәйгедә төрле яклардан укучылар катнашты - Башкортостан, Татарстан республикаларыннан, Челәбе, Ульяновск өлкәләреннән килгәннәр иде.
http://aktanysh.muhtasibat.tatar/news/news_3954.html чыганагы хәбәр итүенчә, катнашучылар яшь аермалары буенча өч төркемгә бүленделәр: мәктәпкә кадәрге яшьтә (6 яшькә кадәрге балалар), 7-13 яшьтәгеләр һәм 14-17 яшьтәге укучылар.
Биредә безнең районыбыздан да команда катнашты. Биремнәр катлаулы булуга карамастан, Актаныш районы мөхтәсибәте командасы 3 урынны яулады.

