Актанышта хәрби хезмәткә чакырылучылар көне үтте

2017 елның 31 марты, җомга

31 март көнне “Агыйдел” мәдәният йортында язгы чакырылышта хәрби хезмәткә алынучы егетләргә хәер-фатиха бирү уңаеннан тантаналы чара үтте. Бәйрәм чарасына хәрби хезмәткә чакырылучы егетләр һәм аларның ата-аналары чакырылды.

 Булачак Ватанны саклаучыларны муниципаль районның башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Ильясов, район хәрби комиссариатының хәрби хезмәткә чакыру бүлекчәсе җитәкчесе Рүзил Нафиков, район башкарма комитет җитәкчесенең  мобилизация эшләре буенча урынбасары Нәсим Загертдинов котладылар, теләк-киңәшләрен җиткерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International