2 апрель - бөтендөнья балалар китабы көне буларак билгеләп үтелә. Бу бәйрәм кечкенәләр өчен бик мөхим һәм бик кирәкле. Чөнки аларга китап белән аралашу бик кирәк. Ә бик күп – күп китаплар кайда яшиләр? Китапханәдә, әлбәттә! Китапханә ул - меңәрләгән китаплар яши торган тылсымлы, сихри урын!
Моннан тыш, 2 апрель боек Дания әкиятчесе Г. Х. Андерсенның туган көне дә. Шул уңайдан, без үзебезнең балалар китапханәсендә “Китап – күңел көзгесе” дигән китап бәйрәме уздырдык. Китапханәбезнең бүгенге кунаклары – “Умырзая” балалар бакчасының мәктәпкә хәзерлек төркеме иде. Балаларны китапханәдә иң элек Китап сәламләде. Ул аларга китапның кеше тормышындагы әһәмияте турында сөйләде. Төлке булып киенгән китапханәче балаларга әкиятче Г. Х. Андерсенның балачагы, тормыш юлы турында бик кызыклы итеп сөйләде. Балалар әкиятченең бик күп әкият китаплары белән таныштылар, “Борчак өстендәге принцесса” дигән әкиятен тыңладылар. Шулай ук алар, 2 апрель көнне иң яхшы балалар язучыларына Г. Х. Андерсен исемендәге премия тапшырылуын да, һәм безнең татар язучылары арасында бу премиягә Ш. Галиев, Р. Миңнуллин һәм Р. Газизов ия булуын да белделәр. Яңадан, бергәләп, китап турында сөйләштек, әкиятләрне искә төшердек, китапханәченең сөйләгәннәре буенча сорауларга җаваплар бирделәр. Очрашуның истәлеге итеп группага Г. Х. Андерсенның “Русалочка” китабын бүләк иттек. Үз чиратыбызда балалар китапханәсе дә бүләксез калмады. Тәрбиячеләр һәм балалар кулы белән эшләнгән китапларны бүләк итеп алу, безнең өчен зур сөенеч булды.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)