Актанышның яшь шахматчылары ТР буенча өченче урынны яуладылар!

31 март 2017 ел., җомга

Бүген, 31 март көнне Актанышта XI Укучылар Спартакиадасы кысаларында узучы шахмат буенча финал уеннары тәмамланды. Уеннар Балалар иҗат үзәгендә 27 марттан бирле дәвам итте. Спартакиадада республикабызның 18 районыннан  командалар катнашты. Актаныш районы данын яклап район шахмат мәктәбе командасы ярышты. Команда составында Хөрмәтуллин Таһир, Саматов Илзир, Гимазова Роза, Мирзагаянова Эльвира, остазлары Ильдар Имамов һәм Фаһим Галимов.

Биш көн дәвамында барган кискен ярыш нәтиҗәсендә Актаныш районы командасы ТР буенча үз группасында мактаулы өченче урынны яулады. Яшь шахматчыларыбызны һәм тренерларыбызны чын күңелдән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар теләп калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International