Бүген, 31 мартта «Яшьлек» мәдәни үзәгендә районыбыз хуҗалыклары катнашында киңәшмә оештырылды. Төп максат - авыл хуҗалыгы оешмаларының язгы кыр эшләрен уздыру буенча эш планнарын тикшерү.
Киңәшмә эшендә муниципаль район Башлыгы Фаил Камаев, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов, хуҗалык җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.
Авыл хуҗалыгы оешмаларының җитәкчеләре язгы чәчүгә әзерлек барышы, техника һәм агрегатларның төзеклеге, чәчү мәйданчыкларының структурасы, авыл хуҗалыгы культуралары орлыклары, минераль ашламалар белән тәэмин ителеш, үсемлекләрне авырулардан һәм корткычлардан яклау буенча планлаштырыла торган чаралар турында сөйләделәр.