Актанышта XI Укучылар Спартакиадасы кысаларында узучы шахмат буенча финал уеннары дәвам итә

2017 елның 30 марты, пәнҗешәмбе

27 марттан Актаныш районында XI Укучылар Спартакиадасы кысаларында узучы шахмат уеннарының финал өлеше бара. Спартакиаданың баш хөкемдары - Николай Коротаев.

Ярышлар 1 апрельгә кадәр районның Балалар иҗат үзәгендә узачак.

Катнашучылар 4 группага бүленәләр:

 1 группа – укучы саны 3000 гә кадәр булган  муниципаль берәмлекләр (Алексеевск, Әлки, Апас, Әтнә, Чүпрәле, Югары Ослан, Кайбыч, , Мөслим, Минзәлә, Яңа Чишмә, Питрәч, Балык Бистәсе, Спас, Тәтеш, Теләче, Чирмешән, Ютазы);

 2 группа – укучы саны 3000 нән 6000 кадәр булган  муниципаль берәмлекләр (Әгерҗе, Аксубай, Актаныш, Арча, Баулы, Балтач, Буа, Биектау, Зәй, Кукмара, Лаеш, Мамадыш, Менделеевс, Саба, Сарман, Тукай);

 3 группа – укучы саны 6000 нән 12000 кадәр булган  муниципаль берәмлекләр (Азнакай, Бөгелмә, Алабуга, Лениногорск, Норлат, Чистай);

4 группа – укучы саны 12000 нән югары булган  муниципаль берәмлекләр (Әлмәт, Яшел Үзән, Яр Чаллы, Түбән Кама, Казан).

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International