Киров халык театры - Идел-йорт регионара фестивалендә

2017 елның 30 марты, пәнҗешәмбе

29 март көнне Киров халык театры М.Фәйзинең "Ак калфак" драмасы белән Идел-йорт регионара фестиваленең Минзәлә зонасында чыгыш ясады. Алар бик уңышлы чыгыш ясап тамашачыны таң калдырдылар. Киров халык театрын инде яратып өлгергән тамашачы залны тутырып килеп артистларыбызны алкышларга һәм чәчәкләр күмделәр. Жюри составының спектакльне яхшы бәяләве, ят төрле декорациягә уңай фикер әйтүләре Киров халык театры артистларын тагы да бәхетле итте. Халык театрыбызга киләчәктәдә шулай бердәм булып сәламәт булып эшләргә язсын.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International