Туган як музее үзенчәлекле кыйммәтле экспонатка баеды

2017 елның 28 марты, сишәмбе

Туган як музее үзенчәлекле кыйммәтле экспонатка баеды. Актаныш муниципаль районы башлыгы Фаил Мисбах улы Камаев рәссам Рафаэль Сираҗетдиновның “Туган нигез” дип исемләнгән картинасын музей фондына бүләк итеп тапшырды. Картинада Әнәк авылы күренеше, Татарстан Республикасының Беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиевнең туган йорты сурәтләнә. Рәссам авыл табигатенең гүзәллеген гаҗәеп оста, җылы, җанлы итеп чагылдыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International