Актаныш 2016 елда табигатьне чүп-чардан чистарту эшендә Татарстанның иң яхшы районнары исемлегендә

2017 елның 28 марты, сишәмбе

Татарстанның экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев әйтүенчә, табигатьне пычрактан арындыру эшендә барлык муниципалитетлар да тырышлык күрсәтә. Бары тик кайбер районнар бу эшкә соңрак кушылырга мөмкин, бу төньяктарак урнашкан районнарда кар соңрак эреп бетү белән дә бәйле. Фәрит Габделганиев әйләнә-тирәне чистартуга комплекслы караш булырга тиешлеген билгеләп үтә: өмәләр дә, рейдлар да, фотография, видеога төшерүләр дә булырга тиеш.

Министр узган елда чүп-чар өемнәрен 100 процент дәрәҗәдә юкка чыгаруга ирешкән муниципаль берәмлекләрне атады. 2015 елда 6 район гына кертелсә, 2016 елда 20 район шундыйлар сафында. Бу Азнакай, Актаныш, Әлмәт, Апас, Арча, Балтач, Буа, Алабуга, Яшел Үзән, Кайбыч, Кама Тамагы, Мөслим, Түбән Кама, Нурлат, Балык Бистәсе, Саба, Сарман, Спас, Тәтеш, Теләче районнары.

2016 елда үткәрелгән санитар-экологик икеайлыкның иң яхшы муниципаль берәмлекләренә килгәндә, шәһәр округлары арасында: Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләре; муниципаль районнар арасында: Әлмәт, Түбән Кама, Югары Ослан, Саба, Алабуга, Арча, Сарман, Яшел Үзән, Мөслим, Кайбыч районнары чисталыкта иң өлгер булган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International