"Актаныш" агрофирмасының отчёт җыелышы

2017 елның 28 марты, сишәмбе

24 март көнне Киров мәдәният йортында "Актаныш" агрофирмасының еллык хисап җыелышы булып узды. Җыелышта районыбыз башлыгы Камаев Фаил Мисбах улы да катнашты. Ул агрофирмасының эшчәнлеген уңай бәяләде. Киров бүлекчәсенең җитәкчесе булып Ильфак Гаянов, Олимән бүлекчәсенең җитәкчесе булып Мортазин Ильяс тора. Агрофирманың төп максаты булып яшәү шартларын яхшырту, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү, шулай ук капиталны саклап калу тора. Үзенең чыгышында Рамил Фидусович узган ел нәтиҗәләре турында сөйләде, 2017 елга эш планнары белән таныштырды. Җыелыш ахрында җыелышта катнашучыларга Киров халык театры М.Фәйзинең "Ак калфак" драммасын тәкъдим иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International