Актанышта республиканың иң көчле шахматчылар билгелиләр

2017 елның 27 марты, дүшәмбе

Бүген, 27 мартта Актаныш районында XI Укучылар Спартакиадасы кысаларында узучы шахмат уеннарының финал өлешенә старт бирелде. Спорт чарасының тантаналы ачылу мизгелләре «Яшьлек» мәдәни үзәгендә узды. Биредә муниципаль район Башлыгының урынбасары Илфак Бариев, танылган тренерлар һәм яшь спорт сөючеләр катнашты. Районыбыз кунакларын сәламләп «Яшьлек»тә концерт программасы әзерләнгән иде.  Илфак Бариев чыгыш ясап, барлык спортчыларга уңышлар теләде, районыбызда киләчәктә булачак чараларда да катнашырга өндәде.

Спартакиаданың баш хөкемдары Николай Коротаев җылы каршы алган өчен барлык оештыручыларга да рәхмәтләрен җиткерде.

Ярышлар 27 марттан 1 апрельгә кадәр районның Балалар иҗат үзәгендә узачак.

Катнашучылар 4 группага бүленәләр:

 1 группа – укучы саны 3000 гә кадәр булган  муниципаль берәмлекләр

 (Алексеевск, Әлки, Апас, Әтнә, Чүпрәле, Югары Ослан, Кайбыч, , Мөслим, Минзәлә, Яңа Чишмә, Питрәч, Балык Бистәсе, Спас, Тәтеш, Теләче, Чирмешән, Ютазы);

 2 группа – укучы саны 3000 нән 6000 кадәр булган  муниципаль берәмлекләр

 (Әгерҗе, Аксубай, Актаныш, Арча, Баулы, Балтач, Буа, Биектау, Зәй, Кукмара, Лаеш, Мамадыш, Менделеевс, Саба, Сарман, Тукай);

 3 группа – укучы саны 6000 нән 12000 кадәр булган  муниципаль берәмлекләр (Азнакай, Бөгелмә, Алабуга, Лениногорск, Норлат, Чистай);

4 группа – укучы саны 12000 нән югары булган  муниципаль берәмлекләр

 (Әлмәт, Яшел Үзән, Яр Чаллы, Түбән Кама, Казан).

Актаныш районы  икенче группага керә. Спортчыларга матур уен һәм лаеклы җиңүләр теләп калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International