23-24 нче март көнне Казан шәһәрендә Ана теле һәм әдәбияты укытучыларының Бөтенроссия “Туган тел” мастер класс бәйгесе уздырылды. Әлеге бәйгедә катнашып, 1 нче Актаныш урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Галиева Ленара Рафаил кызы “Йөрәгемне балаларга бирәм” номинациясендә җиңү яулады. Аны чын күңелдән котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар теләп калабыз!