2019 елга муниципаль хезмәтләрнең яртысын электрон төргә күчерү ниятләнелә

2017 елның 27 марты, дүшәмбе

2019 елга муниципаль хезмәтләрнең яртысы электрон төргә күчәргә тиеш. Бу хакта Казан Башкарма комитетында  Мәгълүмати технологияләр һәм элемтәләр идарәсе җитәкчесе Рифат Ханнанов җиткерде.

Шәһәр халкы ихтыяҗ зур булган 11 электрон хезмәттән куллана. Алар – бала туу, кеше үлеме, никахлашуны теркәү, торакны торак булмаган бинага күчерү кебек эшләрне теркәү һәм башка шундый хезмәтләр.

2017 елда ике хезмәтне электрон төргә  күчерү ниятләнелә: балаларны бакчага кабул итү һәм архив белешмәләрен, документларның күчермәләрен бирү. Якын арада муниципаль учреждениеләрдә – район хакимиятләрендә, архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәләрендә, җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре комитетларында «Электрон чират» кертеләчәк.

«Март аеннан электрон чират башкаланың Киров һәм Мәскәү районнарында эшли башлый», – диде Ханнанов.

Дәүләт хезмәтләрен мәгълүматлаштыру программасы Татарстанның Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы белән берлектә тормышка ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International