Туберкулёз - йогышлы авыру. Аны туберкулёз микобактерияләре барлыкка китерә. Туберкулёз күп очракта төрле органнарның, бигрәк тә башлап тын юллары системасының зарарлануы һәм авыруның хроник агышы белән характерлана. 24 нче мартта бөтендөнья туберкулёз белән көрәшү көне уздырыла, чөнки нәкъ шушы көн туберкулёзны китереп чыгаручы туберкулёз таякчыкларын ачу көне булып исәпләнә. Барлык йогышлы авырулар арасында туберкулёз үлемгә китерүче авыруларның чагыштыргысыз лидеры булып тора. Эпидемиологик күрсәткеч индикаторы булып балалар исәпләнә. Беренчеләрдән булып социаль һәм экономик шартларның начарлануының тәэсире аларда чагыла.
Туберкулёз таякчыклары түбән температура тәэсиренә чыдам. 90 процент очракта туберкулёз авыруын китереп чыгаручы чыганак һава тамчылары аша күчә. Бер сутка дәвамында авыру кеше миллиардлаган бациллалар бүлеп чыгара ала. Авыру йогу куркынычы иртә яшьтәге һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларга яный, бигрәк тә алар яшәгән гаиләдә туберкулёз белән авыручы кеше булган очракта. Баланы туберкулёз авыруыннан саклауны аның дөньяга килүенә (тууына) кадәр башларга кирәк. Йөкле хатын-кыз яшәгән гаиләдәге якын туганнары туберкулёз белән авыручы булмаска тиеш. Ананың сәламәтлеге йөклелектән соң да күзәтелә, ә дөньяга килгән сабыйның яшәвенең 3-4 нче көннәрендә туберкулёзга каршы прививка ясала. Туберкулёзга каршы прививка баланың беренче ел яшәешендә төп профилактик чара булып тора. Киләчәктә баланың иммунитетын саклау өчен 7 яшьтә өстәмә прививка ясала. Балалар авыру очракларының сәбәбе булып кагыйдә буларак гаиләнең авыручы аннан зур членнары белән аралашуы тора. Шуңа күрә дә зурларның вакытында медицина ярдәменә мөрәҗәгать итүе, шулай ук флюорографик тикшерүләр узуы беренче әһәмияткә ия. 12 айлыктан алып 18 яшькәчә һәр ел саен уздырылучы туберкулин диагностикасы (Манту кую) балалар һәм яшүсмерләр арасында туберкулёзны иртә белү өчен кулланыла торган төп профилактик тикшерү методы булып тора. Соңгы елларда ата-аналарның туберкулин диагностикасыннан баш тартуы артуы кузәтелә. Ата-аналар балаларына профилактик тикшерү уздырудан баш тартулары белән аларның авыру йоктырган очракта авыруының усеш куркынычына китерергә мөмкин. Балалар учреждениесына туберкулёзга профилактик тикшерүләр узмаган баланы кабул иткән очракта бу учреждениега туберкулёз авыруы керү ихтималын тудыра.
Зурларның туберкулёзга тикшеренүләрдән баш тартуы һәм профилактик чараларга игътибарсызлыгы балаларда инвалидлыкка, ә бәлки үлемгә дә китерә алучы авыр формада авыру барлыкка китерергә мөмкин. Вакытында билгеле булган туберкулёзны дәвалап була. Бөтендөнья туберкулёз белән көрәшү көне уңаеннан үзәк район хастаханәсендә туберкулёз белән көрәш проблемалары буенча халык өчен “кайнар элемтә” оештырыла.