"Әнәк" агрофирмасы - районның алдынгы хуҗалыгы

2017 елның 24 марты, җомга

“Әнәк” агрофирмасы базасында язгы кыр эшләренә әзерлек буенча семинар-киңәшмә узган иде. Район җитәкчесе Фаил Камаев хуҗалыкка карата үз фикерләрен җиткерде:

  -   “Әнәк” агрофирмасы – райондагы авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнүче иң зур хуҗалык. Шулай ук агрофирма, башка хуҗалыклар кебек үк, авыл җирлекләрендәге социаль мәсьәләләрне чишү өчен зур таяныч та булып тора.

“Әнәк” агрофирмасы чәчүлек, терлек азыгы әзерләү һәм башка төрле техника белән тәэмин ителгән. Техник күзәтү узган һәм тулысынча якынлашып килүче кампаниягә әзер. Механизаторлар җитәрлек, үз эшләрен белеп башкаралар, намуслы карыйлар.

    Агрофирма башкаларга техника әзерлеге ягыннан үрнәк күрсәтте. Әлбәттә, районның башка хуҗалыклары да график буенча техник күзәтү узалар. Республика җитәкчелеге ягыннан да зур ярдәм тоябыз. Якынлашып килүче язгы кыр эшләрен вакытында үткәрүдә проблемалар булыр дип уйламыйбыз һәм республикада тоткан алдынгы позицияләрне югалтмабыз дип ышанабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International