Актанышта эшмәкәрләрне кабул итүгә бердәм көн билгеләнде

2017 елның 24 марты, җомга

Россия Генераль прокуроры боерыкнамәсе нигезендә, прокуратура органнарында эшмәкәрләрне кабул итүгә ил буенча бердәм көн билгеләнде.

Кабул итү 2017 елның апреленнән  Россия прокуратурасының барлык структур бүлекчәләрендә Генераль прокуратурадан алып, район, шәһәр прокуратураларында үткәрелә. 

Шул нисбәттән, Актаныш районы прокуратурасы  Актаныш ав., Тынычлык пр, 56-а йорты адресы буенча урнашкан прокуратура  бинасында 4 апрельдән башлап һәр айның беренче сишәмбесе 08:00 - 17:00 сәгатьләрдә эшмәкәрләрне кабул итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International