Язгы кыр эшләренә әзерлек буенча семинар-киңәшмә

2017 елның 23 марты, пәнҗешәмбе

Бүген, 23 март көнне районыбызда традициягә әйләнгән язгы кыр эшләренә әзерлек буенча семинар-киңәшмә үтте. Семинар район Башлыгы Фаил Камаев һәм район авыл хуҗалагы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов рәислегендә "Әнәк" Агрофирмасы базасында узды. Киңәшмә эшендә район авыл хуҗалагы һәм азык-төлек идарәсе баш белгечләре, хуҗалык җитәкчеләре һәм белгечләре катнаштылар. 

Семинарда катнашучылар башта "Әнәк" Агрофирмасының Айман бүлекчәсендә, соңрак Түке фермалары территориясендә булдылар. Киңәшмә эшендә хуҗалыкның техник базасын карадылар, аның язгы чәчү кампаниясенә әзерлеге һәм заманча техника белән таныштылар.

Шулай ук хуҗалыкта МЭТтә ничек итеп лейкоз чирен киметү һәм булдырмау чаралары, ясалма орлыкландыру, таналарны карауны аерым системага салу,  терлекчеләр өчен шартлар тудыру турында да сөйләштеләр. Хуҗалыкта урнашкан сугым цехы эшчәнлеге белән тәфсилләп таныштырдылар. Әлеге цех хуҗалык өчен генә түгел, ә район өчен дә бик мөһим объект.

Чара Түке мәдәният йортында узган пленар өлеш белән тәмамланды. Анда белгечләр үзләрен борчыган сорауларга җавап таба алдыдар. 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International