2017 елның 18 мартында Татар Ямалы авылы мәдәният йортында Бөтен Россия наркотикларга каршы акция көне узды. Үткән акциядә Татар Ямалы авылы яшьләре бик теләп катнашты. Бу акциядә авыл яшьләренә хәзергесе көндә сату нокталарында барлыкка килгән, кайбер чәйни торган сагызларның кеше психикасына, халәтенә начар йогынты ясавы, наркотикларның зыяны, тискәре йогынтысы, куркынычы турында аңлатылды, фильм күрсәтелде. Яшьләр үзләредә актив фикер алышты, андый куркыныч әйберләр белән мавыкмаганнарын, сәламәт яшәү рәвеше алып баруларын әйттеләр.