Актанышта район Башлыгы призына көрәш турниры старт алды

2017 елның 23 марты, пәнҗешәмбе

23 март көнне “Актаныш” универсаль спорт комплексында 1998 елгы һәм яшьрәк  егетләр арасында Актаныш муниципаль районы Башлыгы призына  татар-башкорт милли көрәше буенча ярышлар старт алды.   Ярышта  29 мәктәптән 130 бала катнаша. 

Район башлыгы призына ел саен уздырылучы көрәш бәйгесе бу төрне үз иткән малайларны осталык ягыннан үстерү, яшь батырларны, райондагы иң көчле спортчыларны барлап, беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиев кубогына апрель аенда узачак республикакүләм бәйгеләргә сайлап алу максатын да куеп оештырыла. 

Ярышлар ике көн дәвам итәчәк. Үзләренең җиңәселәренә ышанып кереп, тиз генә көндәшен аркасына салучылар да, җиңелү ачысыннан күз яшьләрен яшерми чыгучылар да бар биредә.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International