20- март көнне җирлегебездә Казан шәһәренең "Өмет" халык театры якташыбыз А.Әхмәтгалиеваның ""Күз нурларым" драмасы буенча куелган спектакльен күрсәттеләр .Премьерага автор А.Әхмәтгалиева да кайткан иде.Башта китапханәдә китап укучылар белән очрашу үткәрелде. Автор үзенең яңа китапларын китапханәгә бүләк итте. Апач авылында туып үскән, хәзерге көндә мәрхүм Шәйгарданова Һаҗәр апаның рухына багышлап кызы Венера апа безгә , авылдашларына , мәдәни бүләк ясады. Бу бүләк өчен Венера апага, артистларга, авторга барлык авыл халкы исеменнән зур рәхмәтлребезне юллыйбыз.Шулай ук артистларыбызга кадер-хөрмәт күрсәткән авылдашларның барысына да зур рәхмәтләребезне юллыйбыз
Әсәрдә куелган сорауларга- Әни җылысы җитмәгәндә балаларны ни көтә, акчага алданып дөнья куган арада чын гомер янәшәдән узып китмиме, булган бәхетне җуяр өчен күп кирәкме - шул сорауларга автор белән бергәләп җавап эзләдек . Җавапны һәркем бу эсәрне карагач тапкандыр диясе килә. Шыгрым тулы булып утырган залдагы тамашачыларны бу әсәр елатты да, уйландырды да, киләчәккә сораулар да куйды. Без Казан кунаклары һәм язучы, А Әхмәтгалиева белән тагы шулай матур очрашулар көтеп калабыз . Аларга ныклы сәламәтлек, иҗади уңышлар , рәхмәтләрнең иң зурысын юллыйбыз һәм күңелле очрашулар көтеп калабыз