Россия Генераль прокуроры боерыкнамәсе нигезендә, прокуратура органнарында эшмәкәрләрне кабул итүгә ил буенча бердәм көн билгеләнде.
Кабул итү 2017 елның апреленнән Россия прокуратурасының барлык структур бүлекчәләрендә Генераль прокуратурадан алып, район, шәһәр прокуратураларында үткәрелә.
Шул нисбәттән, Актаныш районы прокуратурасы Актаныш ав., Тынычлык пр, 56-а йорты адресы буенча урнашкан прокуратура бинасында 4 апрельдән башлап һәр айның беренче сишәмбесе 08:00 - 17:00 сәгатьләрдә эшмәкәрләрне кабул итәчәк.