Көрәшләрдә бил алыша егетләрнең асылы

2017 елның 21 марты, сишәмбе

23 һәм 24 март көннәрендә Актаныш районы спорт сөючеләре арасында аеруча популяр булган ярышлар узчак. Бу Актаныш муниципаль район башлыгы бүләгенә 1999 елгы һәм аннан кечерәкләр арасында татар-башкорт милли көрәше. 

Спорт чарасына старт 10,00 сәгатьтә "Актаныш" универсаль спорт комплексында узачак. Биредә районыбызның урта һәм төп гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары, Актаныш технологик техникум һәм кадет интернат-мәктәбе командалары  28 кг га кадәр,30, 32,36,40,43,46,50,55,60,65,75 кг һәм аннан югары үлчәү категорияләрендә  бил алышачак. 

Ярышларда үз үлчәү категорияләрендә 1,2,3 урыннарны яулаган егетләр грамота һәм акчалата призлар белән бүләкләнәчәкләр 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International